Казанның Совет районында төзелүче «Минем Царицыно» торак комплексында берьюлы тугыз яңа урам Россия, Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденнарының тулы кавалерлары исемнәре белән аталачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте. Карар Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында кабул ителгән.