27 июньдә узачак Бөтенроссия студентлар онлайн-чыгарылыш кичәсе студентлар өчен концерт видеотрансляциясен, рәсми затлар котлавын, артистлар чыгышын, төрле флешмобларны үз эченә ала. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге чара, 2020 елда укуны тәмамлаучы илнең барлык чыгарылыш курс студентлары өчен киң масштаблы онлайн-бәйрәм. Бөтенроссия студентлар чыгарылыш кичәсе кысасында «Россия — мөмкинлекләр иле» Автономияле коммерцияле булмаган оешмаcының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә студентларның җыелма онлайн-концерты уза. Концерт, Россиянең төрле шәһәрләрендәге студентларны берләштерә, алар турыдан-туры эфирда үз фатирларыннан һәм тулай торактагы бүлмәләрдән барлык чыгарылыш курс студентларын котлый алачак. Музыка, бию, театр һәм башка конкурсларда катнашып җиңүче студентлар, иҗат студияләрендә, берләшмәләрендә катнашучылар һәм быелгы чыгарылыш студентлары зур бәйрәмгә багышланган концерт номерлары белән чыгыш ясаячак. Программага шулай ук иң яхшы концерт номерлары язмалары, кунаклар белән әңгәмәләр һәм социаль роликлар кертеләчәк, конкурслар һәм бүләк уйнатулар булачак.