Узган якшәмбе көнне медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәроен билгеләп үттеләр. Авыр һәм мактаулы һөнәр ияләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Ул табибларга яңа ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары ачкычларын тапшырды. Татарстанга 24 машина кайтарылды, ай ахырына кадәр тагын биш машина өстәләчәк. Машиналарны ил Президенты карары буенча, оперативлык һәм ярдәм алу мөмкинлеген арттыру өчен сатып алганнар. Тапшыру тантанасы Республика клиник хастаханәсе территориясендә узды. Шунда ук Президентка Чаллыда җитештерелгән зарарсызландыручы кабинаны күрсәттеләр. Процесс 5-7 секундны били. Хастаханәнең перинаталь үзәгендә Рөстәм Миңнеханов күп балалы әнинең котлавына кушылды. Шәйморзиннар гаиләсендә бишенче бала туды. Президент шулай ук Казан федераль университетының яңа медицина технологияләре трансферы белән шөгыльләнә торган фәнни-клиник үзәгендә булды. Рөстәм Миңнеханов сырхауханә блогын, аналитик үзәкне, нейро-тернәкләндерү бүлеген карап чыкты, табиблар белән аралашты.