«Россия экспорт үзәге» Акционерлык җәмгыяте чит ил базарларына агросәнәгать комплексы продукциясен чыгаручы Россия экспортерларына субсидияләр бирүгә заявкалар кабул итә. Экспортерлар чыгымнарының 90 %ына кадәр компенсация алачаклар. Оешмага субсидия аны бирү турында килешү төзүгә гариза бирелгән көнгә кадәр 12 ай эчендә тотылган чыгымнар өлешен компенсацияләү максатларында бирелергә мөмкин. Шул ук вакытта агросәнәгать комплексы продукциясен сатудан экспорт кереме күләме сорала торган субсидия күләменнән 5 тапкырдан да ким булмаска тиеш.
+7(495)937-47-47 starostin@exportcenter.ru
Субсидия бирү тәртибе һәм шартлары буенча тулырак мәгълүматны Россия экспорт үзәгеннән алырга мөмкин. Телефон һәм электрон адрес экранда күрсәтелгән.