Буа районының Татар Буасы авылында яшәүче ирле-хатынлы Җаббаровлар беренче ел гына бакчачылык белән шөгыльләнмиләр. Кыш көнендә–лалә чәчәкләре үстерсәләр, иртә яздан кара көзгә кадәр табыннарында җир җиләге. Менә быел Илфат, үз куллары белән акыллы теплица төзегән. Биредә теплицада үсемлекләргә су сибү автомат рәвештә башкарыла. Тукай шигырендәгечә, яңгыры да вакытында ява, кояшы да тиешенчә кыздыра. Җаббаровлар гаиләсе тагы нинди кызыклы уйлар белән янып яши. Бу турыда алдагы язмада.
Илфат Җәббаровның бөтен теплицасы нәкъ менә шул ысул белән җыелган. Уникаль пленканы тишәсе килмәде, ди Илфат. Аны ул Краснодар өлкәсеннән махсус заказ белән кайтарткан. Әлеге пленка теплицалар өчен махсус ясалган. 6-8елга кадәр түзә.Ультрашәмәхә нурларын фильтр аша үткә.
Илфат Җәббаров:”Ультрашәмәхә нурлар пленка аша үтепкерә алмый. Шунлыктан биредә артык кызу булмый. Үсемлекләр өчен идеаль һава торышы барлыкка килә.Кыйммәтрәк,әмма озакка түзә”
Илфат төзегән теплица сатудагыларга охшамаган. Аның бер ягы агач каркастан булса, икенче ягы металлдан җыелган. Салкын төньяк җиленнән сакланыр өчен махсус уйланылган. Шул рәвешле җылылык көн дәвамында саклана.
Илфат Җәббаров:”Бу теплицаны күптән эзләгән идем. Кибеттәгеләр ошап бетмәде. Интернеттан карап өйрәндем. Зур да булсын, бар нәрсә дә сыйсын дидек”
Парникка су сибәргә дә кирәкми. Барысын да акыллы су сибү системасы башкара. Кешедән башка гына. Төнлә дә, көндез дә кирәк вакытта һәм тиешенчә генә су тамчылап сугару системасы белән башкарыла.
Илфат Җәббаров:”Аның 16 режимы бар. Ничек планлыйсың, шул рәвешле ул үзе сугарып тора. Көнгә 4 тапкыр тамчылап су сибә”
Гадәти теплицаларда ишекне яки форточкаларны вакытынлда ачып япмасаң, уңышны югалтасын көт тә тор. Ә Җаббаровларның теплицасы аларны бу бәладән дә коткарган. Махсус алым белән тәрәзәләр кызуда ачыла, ә салкында ябыла.
Җир җиләге дә иң уңган бакчачыларда да чәчәк тә булганда, Җаббаровлар инде күптән татлы җиләктән авыз итә. Кыяр һәм помидор да күптән өлгергән. Алга таба Илфат акыллы теплицаны тагын да камилләштеррегә җыена. Әмма үз идеяләре белән әлегә уртаклашмый.
Илфат Җәббаров:”Шундый юнәлеш белән без эшләдек: яктылык та, җылылык та көне буе тора. Минем очракта мин бары тик кояшлы якны гына алдым. Ягъни кояш җылысы белән генә җылытыла»
Җаббаровлар бакчачылык белән күңел өчен генә шөгыльләнә. Йорт каршында бу бакча Илфатның хатыны Гүзәл кармагында. Ире дә аңа кулдан килгәнчә ярдәм итә. Мәсәлән, менә бу үзенчәлекле фонтанны ул иске тәгәрмәчләрдән ясаган булып чыкты
Ранис Әхмәтшин, Айрат Насруллов.