«Сезне чын күңелдән төп һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезнең хезмәтегез гомер-гомергә кызгану, шәфкать һәм кешелеклелекнең югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып торды. Кешеләрдә өмет һәм оптимизм уятып, аларның авыртуларын көн саен уртаклашу җиңел түгел », — диде Рөстәм Миңнеханов. Владимир Бехтеревның: «табиб белән сөйләшкәннән соң авыруга җиңелрәк булмаса, ул табиб түгел», — дигән сүзләрен мисал итеп китерде.
Татарстан Президенты сүзләренчә, кешеләр турында кайгырту, сәламәтлек иң югары кыммәткә ия буларак Республика эзлекле рәвештә сәламәтлек саклау системасын үстерү буенча чаралар күрә.
«Медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез. Сезгә уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм якыннарыгызга иминлек телим! » — дип тәмамлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.