Экологлар башкалабызның Миллениум күпере янындагы яр буен тикшерде. Кайбер кимчелекләрне ачыкладылар. Биредә төзекләндерү эшләре үткәрелгәч, Вахитов районының зур парк зонасы булачак. Казан Швейцариясе проектын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән контрольдә тота. Экологик мәйдан нинди булачак? Хәбәрчебез дә кызыксынды.
Казансу елгасы буенча әлеге маршрутның экологик торышын табигать сакчылары атна саен тикшереп тора. Нәкъ менә биредә әлегә ташландык яр буенда тиздән «Җирле Швейцария» территориясенең яңа — төзекләндерелгән мәйданы. Урын — экологларның аерым контролендә.
Су анализлары һәм су төбе катламнарының торышы ярга якын урында тикшерелә. Экологлар сүзләренчә, әлегә бу иң пычрак урын.

Агымсу камышлыкка яңа чүпләрне агызып китерә. Якын арада бу территориянең сакланышын арттыру өчен, зонаның статусын күтәрү буенча карарлар кабул ителергә мөмкин.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгече Һиндия Галиева: «Су эчендә дә, ярдан да мониторинг үткәрелә. Без яр буенда су объектларыннан файдалану кагыйдәләренең сакланышын күзәтәбез. Рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын ачыклыйбыз.»
Нәкъ менә бу урында ял итү территориясен булдыру өчен чисталык кирәк.
Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова: «Яңа территория Горький паркының дәвамы булачак. Аларны күпер белән тоташтырырга планлаштыралар. Проект катлаулы, шуңа күрә срокларны эшләүчеләр әлегә атамый.»
Ничек кенә булмасын, проект табигый байлыкларны саклап калуны күздә тота. Урман полосасы, Кызыл китапка кергән тереклек, су мохиты сакланачак.
Айнур Вәлиәхмәтов, Илдар Галәветдинов, Ренат Сәхибгәрәев.