Авыл хуҗалыгында үсемлекләрне пестицидлар белән эшкәрткәндә, умарта кортларын саклап калу көнүзәк мәсьәләгә әйләнде Шуңа күрә умартачылар республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр. Узган ел умарталар күпләп үлән иде. Быел да аянычлы хәл кабатланмас өчен нәрсә эшләргә?
Умартачылар бал суыртуның яңа сезонына әзерләнә. Оялардан иске кәрәзләрне җыялар, умарталарның торышын ачыклыйлар. Тиздән үсемлекләр чәчәк ата башлый. Ә хәзер төп бурыч – умарталарны пестицидлардан саклап калу.
Вилдан Зәйнуллин (умартачы): «Былтыр күп умарта оясы агуланды. безнең районда да, күрше авылларда да. 20ләп ояны югалттым, акрынлап торгызам.»
Узган ел Татарстанның һәр умартачысы диярлек умарта кортларын югалтты. Рәсми булмаган мәгълүмат буенча 20 меңгә якын умарта күче зыян күргән. Умартачылар быел да хәл кабатланмасмы дип борчыла.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында умартачылар һәм үсемлекләрне эшкәртүчеләр министр Марат Җаббаров белән очрашты. Умартачылар бал кортларын паспортлаштырырга, ә аграрийлар кырларда химик эшкәртү турында алдан ук хәбәр итәргә тиеш.
ТР Аквакультура һәм Умартачылык идарәсе җитәкчесе Марат Миңнебаев: «Кагыйдә буенча алар, ким дигәндә, өч тәүлек алдан үсемлекләрне эшкәртү турында хәбәр бирергә бурычлы. Ватсап төркемендә умартачылар һәм белгечләргә мәгьлүмат биреләчәк.»
Җавапсыз аграрийларны контрольгә алачаклар. Ә умартачылар проблемалар турында турыдан-туры авыл хуҗалыгы министрына хәбәр итә ала. Хәзер профильле ведомствода зыян күргән умартачыларга финанс ярдәме күрсәтү планы әзерләнә.
Айнур Вәлиәхмәтов, Ренат Сәхибгәрәев.