Алтынчы халыкара «Нәүрүз » театр фестивале тәмамланды. Быел пандемия сәбәпле, фестиваль форматын алыштырдылар.
Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының төп сәхнәсендә фестиваль өчен күп нәрсәне үзгәрткәннәр. Проектор ярдәмендә онлайн конференциядән картина чыгарыла. »Нәүрүз » фестивалендә барлык дәресләр дә шул ук форматта узды. Театр белгечләренә, яңа программаны үзләштерергә туры килгән.
Онлайн форматтагы форумда Россиянең 33 төбәгеннән һәм Бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән җиде йөзгә якын кеше катнашырга теләк белдергән. Онлайн дәресләрне бик ошатканнар. Колумбия, Бразилия, Германия, Польша һәм Россиянең 19 педагогы барлыгы 135 сәгатьлек дәресләр үткәргән.