Рос агро лизингның ташламалы программалары буенча техника белән тәэмин итү 100 мең берәмлеккә җитте. «Юбилей» лизингын алучы итеп Буа районындагы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәнил Кадыйров танылды. Фермер «вируска каршы» проект нигезендә «Туман-3» үз йөрешле сиптергеч сатып алган. Аңа Яңа Авыл хуҗалыгы машинаналары ачкычларын «Росагролизинг» компаниясе, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Пегас-Агро» — «Туман-3» авыл хуҗалыгы машиналарын җитештерүче завод вәкилләре тапшырды.Тулырак киләсе видеоязмада.
Фәнил Кадыров крестьян фермерлык хуҗалык буларак моннан 20 еллар элек оештыра. Игенчелек белән шөгыльләнә. Ел саен техник базаны ныгытып тора. Бүген фермер 2300гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар игә.Быел беренче тапкыр рапс чәчкәннәр. Техник базаны дамим рәвештә яңартып тора. Республикада моның өчен һәр төрле программалар эшләп килә. Соңгысы аеруча да фермерлар өчен уңайлы икән.
Оешма Татарстан Республикасын йөзләгән берәмлек техника белән тәэмин итеп тора.Татарстан, шул исәптән Буа төбәге дә, күп еллар Росагролизинг программалары буенча техника сатып алу буенча лидер төбәкләрнең берсе булып тора.
Фермер хуҗалыклар өчен быел пандемия шартларында өр-яңа программа эшли башлаган. Әлеге программа нигезендә алар беренче елга взносны түләмичә, бер елга кичектерү белән техника бирәләр. 100 меңенче лизинг алучы буларак Фәнил Кадыров лаек була һәм «Туман-3» үзйөрешле сиптергеч сатып ала. Мондый техника Россия күләмендә дә 23 данә генә чыгарылган. Шуның берсе-Буада.
Икьтисадчы Илнур Гыйматдинов: «Яңа техника безгә эшнең күләмен арттырыга, тиз вакыт аралыгында басуларны эшкәртергә мөмкинлек бирә.»
Татарстан Республикасы аграрчылары Росагролизинг аша барлыгы 9 млрд. сумнан артык суммага 4 400 берәмлек техника сатып алган. Агымдагы 2020 елда лизинг компаниясе 2 млрд. сумлык 641 берәмлек техника белән тәэмин итүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән лизинг шартнамәләрен төзүне хуплаган.
Ранис Әхмәтшин, Айрат Насруллов.