Татарстанда өстәмә чикләүләрне йомшарталар. Республика Хөкүмәте карары нигезендә, дүшәмбедән инвалидларны дәүләт тернәкләндерү үзәкләре, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен үзәкләр эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Чит илләрдән керүчеләргә мәҗбүри үзизоляция күзәтүен, яшәү урыны буенча 14 көнгә алыштырдылар.