Ә Татарстанда Конституция волонтерлары эшли башлады. Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре башкалабыз паркларында һәм урамнарында 5 мәгълүмати стенд җәелдерделәр. Акциянең максаты-гражданнарны илнең төп Законына кертеләчәк төзәтмәләр белән таныштыру. Бауман урамында һәрвакыттагыча кеше күп. Күбесе-яшьләр. 1 июльдә әле беренче генә тапкыр үз тавышларын бирергә җыенучылар да бар. Тавыш бирү нәтиҗәләре россиялеләрнең күп буынына кагылачак. Без аларның булачак сайлап алу туры белән ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуларын белергә булдык.
Бу Казанда җәелдерелгән биш урынның берсе. Конституция волонтерлары листовкалар тараталар һәм гражданнар белән аралашалар. Волонтерлар арасында төрле яшьтәге кешеләр бар. Халия һәм аның кызы Алия Халитова кешеләргә яңа төзәтмәләр турында бергәләп сөйлиләр.
Яңа маддәләрнең берсе закон нигезендә волонтерларның ярдәмен законлаштырачак. Алар инде берничә тапкыр үзләренең кирәклеген исбатлады. Бигрәк тә пандемия чорында. Ә хәзер алар гражданнарны мөһим тавыш бирүгә әзерләүдә эшлиләр.
«Конституция волонтерлары» проектының ТР буенча Үзәк штабы җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин: «Ирекле хәрәкәт вәкилләре тавыш бирүгә кешеләрне әзерләүдә булышырга булды. Тавыш бирүдә катнашачак кешеләргә илнең төп законына кертеләчәк мөһим үзгәрешләр турында тулырак һәм аңлаешлы итеп аңлатмалар бирәләр.»
Мәгълүмати стендлар шулай ук республиканың башка шәһәрләрендә дә барлыкка килде. Татарстанда әлеге хәрәкәткә 500 кеше кушылды. Ә тулаем Россия буенча 100 меңнән артык кеше заявка биргән.
Марат Метшин, Ренат Сәхибгәрәев.