Татарстанда коронавируска каршы көрәштә медицина хезмәткәрләренә 800 волонтер ярдәм иткән. Бу хакта Татар-информ » агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Республика буенча барлыгы 2360 волонтер, шулай ук медицина колледжлары һәм училищелары базасында, тугыз бүлек эшли. Ирекле ярдәмчеләрне ун медицина оешмасында кабул итәләр. Алар арасында Республика клиник хастахаәсе, Казандагы җиденче шәһәр хастаханәсе һәм 21 поликлиника бар. Ил буенча волонтер-медиклар 560 медицина учреждениесендә эшли.