1 июльдә Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә участокларга берьюлы 12 дән артык кешене кертмәячәкләр. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев Министрлар Кабинетында узган брифингта тавыш бирүнең үзенчәлекләре белән таныштырды. Бинага кергәндә кешеләрнең тән температураларын үлчәячәкләр, участокларда дезинфекцияләүче келәмнәр, антисептик чаралар булачак, дистанцияне саклау өчен идәнгә тамгалар төшереләчәк. Яшерен тавыш бирү кабиналарында алгы пәрдәләр булмачак. Балалар белән килмәскә киңәш ителә. Җәмәгатьчелек күзәтүчеләре тавыш бирүнең барлык этапларын да күзәтәчәк, дип билгеләп үтте Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе. 5 июньнән бирле Татарстанда «Мобиль сайлау» программасы буенча 65 территориаль сайлау комиссиясе эшли.