Казанда бөек татар җырчысы Илһам Шакиров хөрмәтенә истәлек тактасы куелачак.
Мемориаль тактаны Казанның Николаев урамында мәшһүр җырчы яшәгән 5 нче йортка урнаштырачаклар. Бу турыдагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Мемориаль такта рус һәм татар телләрендә язылачак.