Алар олы җанлы, киң күңелле кешеләр. Сүзебез волонтерлар турында. Татарстанда ирекле ярдәмчеләр армиясе шактый -биш мең биш йөздән артык кеше. Волонтерлар белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты. Киләсе репортажда.
Волонтерлар бергә беренче тапкыр гына җыелмый. Ә менә пандемия чорында ничек эшләүләре турында беренче тапкыр гына сөйләшәләр. Анна Макарова пандемия вакытында табибларга билгеләнгән саклагыч костюмга киенеп, пациентларны кабул иткән.
Волонтерлардан цифрлы пропускларны рәсмиләштерүдә ярдәм итүләре, социаль ярдәм чаралары, ипотека каникуллары турында сөйләүләрен сорадылар. Фәрит Мөхәммәтшин аларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Һәм эшне дәвам итәргә кирәк, дип билгеләп үтте.
Татарстан президентының «Ярдәм Янәше» республика хәрәкәтенә зур, кече предприятиеләр һәм гади кешеләр ярдәм итә. Хәрәкәт волонтерлары ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә бара. Бу юлы, әйтик, балаларга, аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм инвалидларга азык-төлек төргәкләрен өләшкәннәр.
Ике ай дәвамында азык-төлек пакетларын Татарстанның аз керемле 55 мең гаиләсе алыр дип күздә тотыла.
Ралина Абрамова, Эдуард Мөхәммәтҗанов, Владимир Юрков.