Татарстанда хайваннарны Бердәм идентификацияләү системасы эшли башлады. Әлегә ул ике төбәктә – Арча һәм Балтач районнарында сынала. Бозауларга аерым номерлар бирелә, алар чипларга язылган. Бу малларның үзенчәлекле электрон паспорты булып санала. Чипларда нинди мәгълүматләр сакланачак, бу фермерлар һәм сатып алучылар өчен нәрсәсе белән файдалы? Бу хакта киләсе репортажда.
Гадәти бирка урынына бозауларга электрон чип кигертәләр. Анда маллар турындагы барлык мәгьлүматлар — туу көненнән алып, кичергән барлык авыруларына кадәр кертелгән. Системаны ике төбәктә– Арча һәм Балтач районнарында сынап карыйлар.
«РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин: «Малларга биркалар куйганда, беренчел мәгьлүматлар кертелә. Шуннан соң ул ветеринария хезмәтенә күчә, барлык чаралар да шушы программа буенча үткәрелә.»
Әлеге яңалык фермерларга терлек исәбен алуны гадиләштерергә, ә кулланучыларга продуктның сыйфатын тикшерергә ярдәм итәчәк. Барлык мәгълүматларны смартфонда кушымта аша карарга мөмкин, кодны гына күчереп алырга кирәк.
Хәзер Арча һәм Балтач районнары хуҗалыкларында яңа туган бозауларга чиплар куялар. Сыерларны да идентификацияләүнең бердәм системасына кертергә планлаштыралар.
Арча районының баш эпизиологы Айрат Фазлыев: «хуҗалыктагы барлык малларга яңа биркалар куярга булдык.Әле 17 бозауга гына чиплар куелды, эш дәвам итә.»
Ел ахырына кадәр бу системаны республиканың барлык хуҗалыкларына да кертергә планлаштыралар.Бу киләчәктә номерсыз терлекләрне чалуга һәм сатуга юл куймас өчен эшләнә.