Быел халыкыбызның мәшһүр җырчысы Әлфия Авзаловага, әгәр исән булса, 87 яшь тулган булыр иде. Арабыздан китеп барса да моңы — тамашачы күңелендә мәңгелеккә калды. Татар дәүләт Филармониясе тарафыннан оештырылган искә алу мәрасимендә дә сүз нәкъ шул хакта барды. Әлфия апага хәзер дога гына кирәк. Ә менә җырларын барлау, аның иҗатын өйрәнеп, фәнни эшләр башкару безнең бурыч. Чөнки безне милләт буларак хәтер яшәтә дип сөйләде сәхнәдәше , Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов. 60 ел буе җырлаган Әлфия Авзалованың каберенә чәчәк куярга кызлары, якыннары, күренекле җәмәгать эшлеклеләре һәм иҗатташ дуслары килгән иде.