Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә. Республика өчен иң кыен сәяси сынаулар 1992 нче елда башланды. Советлар иле таркалган, ә киләчәккә юл салу – бик катлаулы бурыч иде. Татарстанның күпмилләтле халкын нинди вакыйгалар берләштерде – бергәләп искә төшерик.
1992 нче ел. Советлар Союзы яшәүдән туктагач, вәкаләтләрнең аерым өлешен республика үз өстенә алды. Февральдә ТАССР -Татарстан Республикасы итеп үзгәртелде. Герб расланды. Мартта Дәүләт суверенлыгы турында референдум уздырылды. Татарстан- халыклары съезды һәм беренче Бөтендөнья татар конгрессы берләштерүче вакыйга булып тора.
6 нчы ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде.