Бөтендөнья татар конгрессы теләге булган һәркемне виртуаль Сабантуйда катнашырга чакыра. Бу турыда конгресс сайтында хәбәр ителә.
@tatarcongress #виртуальсабантуй2020
Бәйрәм мәйданында тарихка күз салырга, сөлге чигеп, тәмле ризыклар әзерләп, милли уеннарда катнашып, җырлашып күңел ачарга була. Шулай ук кызыклы мастер-класслар да узачак. Төрле төбәкләрдән котлаулар да яңгыраячак. Сабантуе белән котлап теләкләр әйтеп, милли бәйрәмгә кагылышлы җыр-шигырьләрне дә башкарып, 1 минутлык видео яздырырга була. Видеоны Татар конгрессы @tatarcongress инстаграмына #виртуальсабантуй2020 хэштегы белән куярга кирәк. Кызыклы һәм сыйфатлы видеоязмалар Сабан туе барышында башкаларга да тәкъдим ителәчәк. Виртуаль Сабантуйны уздыруның төгәл вакыты хакында конгресс сайтында һәм инстаграмда хәбәр ителәчәк.