Хатын-кызларның күпсанлы үтенечләре буенча, Татарстан мөфтияте янәдән «Коръән укырга өйрәнәбез» дип исемләнгән экспресс-курсларны башлап җибәрде. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге башлангыч намаз уку һәм ислам дине нигезләрен тиз һәм нәтиҗәле үзләштерү мөмкинлеген бирүче киңкүләмле «Ислам. Беренче адымнар» проектының дәвамы булып тора. «Коръән укырга өйрәнәбез» дип исемләнгән экспресс-курслар, башкаларыннан аермалы буларак, бары онлайн форматта узачак. Курсларга 46 хатын-кыз язылган. Экспресс-курслар һәр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбедә көндезге сәгать дүрттән алып кичке алтыга кадәр узачак.