Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова Буа районының Кырык Садак авылында күп функцияле үзәк төзелеше барышын бәяләде. 100 урынга исәпләнгән мәдәният йорты, китапханә булачак. Объект «Мәдәният» илкүләм проекты буенча салына. Районның Теңкәш авылында исә мәдәният йортында капиталь ремонт бара.
Күпфункцияле үзәк бинасында 100 урынга исәпләнгән мәдәният йорты, китапханә һәм җирле башкарма комитет урнашачак. Объект төзелеше март урталарында башланган. Бүгенге көндә эшләр 60 процентка башкарылган. Рөстәм Овсенников электр үткәргечләр, күзәтү камералары урнаштыру бригадасында эшли.
Электрик Рөстәм Овсенников :”Видео күзәтү приборларын урнаштырабыз, электр кабельләрен монтажлыйбыз”
“Аква-август” ҖЧҖ директоры Тимур Хәсәнов:” «Инженерлык эшләре тулысынча башкарылган.Хәзер түбә ябуга керәшәчәкбез.Эчке яктан штукатур эшләре башлана.Ә инде соңрак тышкы фасадны бизиячәкбез »
Күпфункцияле үзәк төзелеше республика һәм федераль бюджетлардан финанслана. Эшләр 18 миллион сумнан артык суммага башкарылачак.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова: «Быел биш авылда мәдәният йорты Милли проект кысаларында төзелә.Шуның берсе менә биредә. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә без бу биналарны кулланышка тапшырырга тиеш.Шул сәбәпле һәр объектны карап чыгабыз,эшнең барышы белән танышабыз”
Визит кысаларында министр Теңкәш авылында авыл клубын капиталь ремонтлау барышы белән дә танышты. Биредә эшләр «2014-2022 елларга мәдәният үсеше» республика программасы буенча башкарыла. Капиталь ремонт республика бюджеты акчасына алып барыла һәм якын арада тәмамланачак
“Стройгарант” ҖЧҖ директоры Илдар Гыймадиев:”Эшләр 97 процентка башкарылган инде. Соңгы штрихлар калды. Территорияне бераз төзекләндерәчәкбез, һәм барлык объектны да тапшырачакбыз”
Моннан тыш, быел Яңа Чәчкап авылында күп функцияле үзәк төзеләчәк. Шулай ук Вольнистан авылында күпфункцияле үзәк сафка басачак. Бу эшләргә акча республика бюджетыннан бүленгән инде.
Ранис Әхмәтшин, Айрат Насруллов