“Сәламәтлекне саклау” илкүләм проектының “Сәламәт булыгыз!” юнәлеше буенча республикабызда азык-төлекнең сыйфатын яхшыртуга зур игьтибар ителә. Бу юнәлештә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы товар җитештерүче һәм эшкәртүче зур компанияләр белән уртак яңа проектлар әзерләде.
Онлайн очрашуларның чираттагысы натураль сөт продуктларын әзерләү һәм саклауга багышланды. Табигый сөт балалар өчен алыштыргысыз продукт булып тора. Ә менә өлкән яшьтәгеләрнең организмы мондый сөтне тиешенчә эшкәртеп бетерә алмый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, һәр бишенче кеше ороганизмында махсус фермент җитмәү сәбәпле, сөт эшкәртүдә проблемалар килеп чыга. Шуны искә алып, компанияләрнең берсе быел түбән сортлы сөт җитештерүгә йөз тоткан. Анда сөт шикәре, ягьни лактоза күләме шактый киметелә. Шуның хисабына түбән сортлы сөт җиңел үзләштерелә, ашкайнату белән бернинди проблема тудырмый, барлык куллану үзенчәлекләрен тулысынча саклап кала.
Предприятие кефир, катык, ряженка һәм каймак җитештерүдә хәләл юнәлешкә дә өстенлек бирә. «Хәләл» продукция цехлары арта, чөнки бу продуктлар: сөт, эремчек һәм майга сорау күбәйгән. Җитештерү мәйданчыкларында технологик җиһазларны, аерым алганда, сепаратор, гомогенизатор кебек җиһазларны акрынлап алыштыру дәвам итә. Август аенда эремчек төргәкләү буенча автомат, шулай ук стаканнарга каймак салуның яңа линиясен файдалануга тапшыру планлаштырыла.