Казанда VI«Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү онлайн-форумы старт алды. Онлайн-дәресләр Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың катнашучыларны сәламләвеннән башланып китте.
Форум — яңа идеяләр эзләү мәйданы. Быелгы үзенчәлекле ел театр җәмәгатьчелеген шактый кыен хәлгә куйды. Әлеге кыенлыкларны берләшеп кенә җиңеп чыгарга мөмкин. Пандемия театр коллективларын, иҗат әһелләрен тагын да берләштерде, онлайн трансляцияләрнең күбәюе шуның матур мисалы булып тора.
Нәүрүз Халыкара театраль — белем бирү онлайн-форумында катнашучыларны чит ил вәкилләре дә сәламләде.
Дель Валье Университеты театр сәнгате кафедрасы профессоры, (Колумбия) Алехандро Гонсалес Пуче: «Шундый халыкара онлайн форумын уздыру уникаль күренеш ул. Ул барлык илләрнең театр коллективлары, сәнгать кешеләре өчен бик файдалы булачак. Бу онлайн режимда үзара тәҗрибә уртаклашу, осталык дәресләрен уздыру мөмкинлеген бирә.»
Беренче көнне актерлык осталыгы, сәхнә теле, пластика, театр педагогикасы, театраль тәнкыйть дәресләре үтте. Онлайн дәресләрдән соң катнашучылар «Сүнгән йолдызлар» спектакленең видеоязмасын карый алды.
Форум 17 июньгә кадәр дәвам итә. 15-17 июньдә VI «Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы кысаларында «Вызовы разума» дип аталган театраль белеменең яңа киңлекләре хакында фәнни онлайн-конференция дә үтәчәк.
Фәнис Мөхәммәтов.