Буа районы “Дружба” агрофирмасының Адав Толымбай бүлекчәсендә кышка малларга азык әзерләүдә нәтиҗәле генә эшлиләр. 15 майдан ук инде терлекләр өчен люцерна чаптыра башлаганнар. Әлегә гектарыннан 220 центнер азык җыеп алына. Бу чик түгел, ди җитәкчеләр. Терлек саны арту сәбәпле, елдагыга караганда кышка терлек азыгын да күбрәк хәзерләү бурычын куйганнар. Хуҗалык басуларыннан үәбәрчебез Ранис Әхмәтшин репортажы.
Владимир Орхипов үзенең эш сәгатен иртәнге 6 да башлый. Көнгә 12 шәр рейс терлекләргә яшел азык ташый. Быел узган елга караганда яшел азык урдырырга иртәрәк чыкканнар.
Механизатор Владимир Орхипов ”Быел иртәрәк чыктык. Массасы да әйбәт. Аннары ничек булыр,белмим. Һава торышларына карап инде”
Ә быелгы һава торышлары аграрийлар өчен гаять дә уңайлы килде. Яңа гына явып узган яңгырлар да бик урынлы.
”Дружба” агрофирмасының Толымбай бүлекчәсендә бүген 500гектардан артык күпьеллык үләннәр, ә 124гектарда берьеллык үләннәр чәчәелгән. Бүгенгесе көндә басуда 3 техника эшли. Алар терлекләр өчен яшел масса урдыралар. Күргәнегезчә, үлән узган елдагыга караганда бик күпкә әйбәтрәк”
Бу вакытында менираль ашламалар кертү, барлык төр аграр чараларны төгәл үтәү белән бәйле. Бүген бер гектарыннан 220ц үлән җыеп алалар. Бу әле чик түгел,- ди белгечләр.
Фәнис Гыймадиев :”Малайлар уңган, тырыш ,эшлиләр Печәнгә дә узган елдагыга караганда иртәрәк чыктык. Егарга әле иртә, суы чыга. Берәр атнадан чыгарбыз инде”
Толымбайлылар көтүлекне дә ел саен яңартып торалар. Барлыгы 801баш мөгезле –эре терлек исәпләнә. 190 баш савым сыеры бар. Тәүлеклек савым 2 тонна тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда күбрәк.
Ферма мөдире Газинур Җәләлов :”480баш буаз таналар.Аның 300башы Яңа авыл бүлекчәсендә, лагерьда. Ә монда 182 баш. 4-5айлыклар, буазланган. Узган ел 250т печән хәзерләгән идек,быел 280-300т хәзерләргә җыенабыз”
15нче майдан күпьеллыкның беренче катын урып-җыю башлаган Толымбайлылар тиздән барлык көчне сенаж салуга җәлеп итәчәкләр. Быел 3500т сенаж,2500 т силос хәзерләргә исәпләре.
Ранис Әхмәтшин,Айрат Насруллов.