Буа районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре игенчеләр эшен югары бәяләде. Бу көннәрдә генә авыл хуҗалыгы белгечләре, фермер-крестьян хуҗалыклары җитәкчелеге белән берлектә, язгы культураларның торышы белән танышып чыкты. Быел районда барлыгы 65мең гектарда сабан культуралары чәчелгән. Шуның 40мең гектары — бөртекле һәм кузаклы культуралар. Явып узган җылы яңгырлар икмәк кырларына ничек тәэсир иткән?Алдагы материалда.
Буа районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов:”Язгы кыр эшләре 65 мең гектарда башкарылды. Шуның 40мең гектары — бөртекле һәм кузаклы культуралар.Шуның иң күп өлешен язгы бодай 21мең гектарда биләп тора”
12мең гектарда арпа, 7меңендә шикәр чөгендере, 5200гектарда кукуруз һәм 2шәр мең гектара көнбагыш белән рапс, борчак культуралары. Язның салкынча торуы игенчеләр өчен кулай булган. Чәчү кампаниясе бик оешкан рәвештә алып барылган, район буенча уртача чәчүлекләрнең һәр гектарына 72әр килограмм ашлама кертелгән. Хәзер чәчүлекләрне корткычларга, чүп үләннәргә һәм авыруларга каршы эшкәртү бара
Буа районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов: «Безнең төп эшебез корткычларга каршы көрәш алып бару.Соңрак яфрактан тукландыру эшләрен башлап җибәрергә”
Берничә көннән аграрийлар инде кышка азык хәзерләүгә керешәчәк. Моның өчен барлык техникалар әзер. Хәзерлек 98% тәшкил итә. Соңгы көннәрдә явып узган яңгырлар, көннәрнең җылы торуы авыл хуҗалыклары өчен икеләтә куанычлы. “Кыят” орлыкчылык җәмгыятендә дә игеннәр әйбәт тишелгән.
Бусы-«Кыят” хуҗалыгы кырлары.Биредә бөртекле һәм кузаклы культураларны 73 төрдәге яңа сортларын үстерү белән шөгыльләнәләр.Күргәнегечә, алар бүген яхшы хәлдә.
Кырларга агулы матдәләр кертелмәгән булса да, тамырлардагы черү авыруы күзәтелми. Шыткан үсемлекләр саны җитәрлек дип санала һәм алар яхшы күтәрелгән. Комиссия әгъзалары фикеренчә, быел зур уңышка өметләнәләр.
Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камәртдинов: ”Кырлар бик әйбәт. Игеннәр әйбәт үскәннәр. Матур итеп башакка китеп бара. Яхшы уңыш алырбыз дип өметләнәбез. Моның өчен безнең барлык мөмкинлекләребез дә бар”
Ранис Әхмәтшин, Айрат Насруллов.