Татарстанның беренче Президенты, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев башкалабыз Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турындагы тәкъдимне хуплады.
Бу хакта Мэриядә узган онлайн-брифингта хәбәр ителде. Мактаулы исемгә өчен тавыш бирүне Россиядә ил Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү белән бер үк вакытта үткәрергә планлаштыралар. Элегрәк, Татарстан башкаласы Россия Фәннәр Академиясенең эксперт бәяләмәсен алган иде инде, аның нигезендә Казанның Хезмәт батырлыгы шәһәре булу өчен бөтен нигезләре бар. Шулай ук 2 миллион ярымга якын кеше дә әлеге тәкьдимне хуплый.