“Татаринформ” агентлыгында татар юморына багышланган матбугат конференциясе узды. “Мунча ташы” театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла, җырчылар һәм юмор осталары Җәвит Шакиров, Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Әбри Хәбриев татар юморының бүгенге торышына үз бәяләрен бирделәр. Әлеге жанрны җанландыру һәм үстерү буенча эшлекле тәкдимнәрен җиткерделәр.