Тарихи мирасны саклаучыларның хезмәте югары бәяләнде. «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы Владимир Потанин хәйрия фонды грантлары конкурсында җиңеп чыкты.
Казан берничә йөз заявка арасында отты. Ярдәм коронавирус пандемиясе вакытында зыян күргән музейлар өчен махсус оештырылды. Исегезгә төшерәбез, бер ай чамасы алар йөрү өчен ябык иде, һәм хәзер генә, барлык тиешле санитария нормаларын үтәгәндә генә, кунакларны кабул итә башладылар. Шулай итеп, Казан Кремленә килүчеләр саны көннән-көн арта. Грант акчаларын, музей эшенә заманча технологияләр кертүгә, шулай ук сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр өчен махсус проектлар булдыруга юнәлдереләчәк.