Республиканың җиде кулланучылар кооперативы җитәкчеләре яңа автолавкалар алды. Автомобильләр үз кибетләре булмаган һәм үзктән ерактагы авылларга кирәкле продуктларны илтү өчен кулланылачак. Автолавкалар азык-төлек продуктлары тиешенчә саклансын өчен, махсус җайланмалар белән җиһазландырылган. Машиналар Президент программасы буенча республика бюджеты акчасына сатып алынды. Татарстанда барлыгы 106 автолавка йөри, алар 1315 авылга хезмәт күрсәтә.