Авылларда көтүче юк дип, кул кушырып утырмыйлар. Электрон көтүчегә күчкәннәр. Бер яктан әлге ысул отышлы: кул хезмәтеннән дә коткара, өстәмә чыгымнар да кирәкми.Тәтеш районының Келәш авылында әйтик, өч болында малларны электрон көтүче көтә. Әлеге яңалыкның уңай якларын безнең иҗат төркме дә күреп кайтты. Тулырак киләсе материалда.
Мондый уңайлы көтүчене узган ел сынап карый Ринат Хәмидуллин. Хуҗалыгында 4 сыер тота. Авылда ничә еллар инде көтүче таба алмыйлар. Аптырагач, менә шушы ысулга күчәләр.
Кирәкле материалны интернеттан эзләп табалар. Казыкларын исә үзләре урманнан кисеп утырталар.Электр аккумуляттордан килә. Аны ике атнага бер зарядкага куеп алалар.Маллар килеп кагылса, җиңелчә генә ток сугып ала.
Келәш авыл җирлегенә барлыгы ике авыл карый. Келәш һәм Танширмә авыллары. Ике авылда да халык малны күп асрый. Келәштә ике фермерлык хуҗалыгы бар. 125 хуҗалыкта 130 баш савым сыеры исәпләнә . Әмма көтүче табу зур проблема
Авыл болынлыкларга, көтүлек җирләргә бай. Шуңа да мондый электр көтүчесе 3 җирдә урнаштырганнар.Һәр урам үзенә эшләгән. Бер кешегә якынча 2 мең сум туры килгән. Әмма бер генә тапкыр чыга торган сумма үзен аклый, ди авыл халкы. Көн саен көтүчене ашатасы, акча түлисе юк.
Ранис Әхмәтшин, Айрат Насруллов.