Түбән Камада агачлар утырту өмәсе узды. Шәһәрнең Яшьлек урамында, Кызыл чишмә бистәсендә яшәүчеләр йортлар ишегалларына чыршылар утырттылар. Биредә безнең иҗат төркеме дә булып кайтты.
Яшьлек урамындагы, 18 йорт каршында “Хәтер аллеясы” барлыкка килә. Агачлар әлеге микрорайонда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә утыртыла. Ветераннар капка төбендә сөйләшеп, ял итеп утырырга яраткан икән. Чыршылар – алар истәлеге булачак.
Әлеге чараны түбәнкамалылар халыкалар күрешләр көненә дә багышлый. Чыршы утыртуда өлкәннәр дә, яшьләр дә бик теләп катнаша. Мондый өмәгә беренче тапкыр гына чыгулары түгел.
Бу көнне Красный ключ бистәсендә яшәүчеләр дә кулларына көрәк, тырма алып, янәшә тирәне яшелләндерәләр.
Яшел генә түгел, әйләнә-тирә мохит уңайлы да булачак. Красный ключ бистәсенең берничә урамы “Безнең ишегалды” республика программасына керә. Уен мәйданчыкларында балалар рәхәтләнеп күңелле, ял итә алачак. Эш барышы белән Түбән Кама мэры Айдар Метшин да танышты.
Әлеге яңалык бистәнең Үзәк, Совет урамнарының кайбер ишегалларына кагыла. Биредә төп эәшләр инде тәмамланган.