Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда автогигант мәйданчыкларын карады, бассейнны ачуда катнашты. Соңгысы федераль һәм республика проекты буенча бер елда төзелгән, көнгә 600гә кадәр кешене кабул итә ала. Өлкәннәр һәм балалар бүлекләре, тренажер залы бар. Биредә спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең күнегүләре дә узачак.
Инженерлар КАМАЗ базасында инновацион транспорт — электробус эшләгән. Ул заманча казанышларга нигезләнеп җиһазландырылган. Рөстәм Миңнеханов перспективалы модельне сынап карады. Автомобиль төзүчеләр каласының Азатлык мәйданында шәһәрнең барлыкка килү тарихы, автогигант төзелеше сурәтләнгән. Үзәк мәйдан шәһәрне төзекләндерү программасы кысаларында төп проектларның берсе. Проектның иң мөһим бурычы — җәяүлеләр өчен дә, велосипедчылар өчен дә уңайлы мохит булдыру.