Татарстанда йөрәк авырулы кешеләргә бәйле проблемалар килеп чыкты. Алар еш кына коронавирус ияртүдән куркып, хастаханәләргә дәвланырга барудан баш тарта. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре борчылып сөйләде. Өйдә генә дәвалану инфаркт һәм инсульт авырулары үсешен туктата алмый. Проблема турында киләсе репортажда.
Йөрәк авырулы кешеләр хастаханәләргә барып дәваланудан куркалар, йогышлы вирус йоктырудан шикләнәләр. Шул сәбәпле, 300 кеше стационарда дәваланудан баш тарткан.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким:»Әгәр сез үз гомерегездә беренче тапкыр күкрәк читлеген кысып, сызлау яки авырту барлыкка килүен тойсагыз, бу сызлау-авыртулар көчәеп китсә, зур физик эш башкармаганда да, интенсивлашса, бу шунда ук ашыгыч ярдәм чакырту өчен сәбәп. Тизрәк табиб чакырырга ашыгыгыз.»
Хастаханәгә барудан баш тартып, йөрәк авыруларын өйдә генә дәвлаларга теләүчеләр арта. Ә чирне җиңә алмыйлар.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-ангионеврологы Динә Хәсәнова: «Йөрәк-кан тамырлары үзәкләрендә клиентларны, килеп җитүгә, берничә сәгать эчендә үк тулысынча тикшерәләр.»
Татарстанда ел саен инсульт белән 17 мең кеше авырый. Хастаханәгә барудан баш тарту статистикага тискәре йогынты ясарга мөмкин. Экспертларның әйтүләренчә, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә, ташламалы бәядән дарулар да алырга мөмкин, дөрес дәвалау яхшы нәтиҗәләр бирә. Татарстанда йөрәк авыруларын дәвалау буенча ятак урыннар саны кимемәгән.
Алмаз Хәкимов, Ирек Хәмидуллин.