Безнең телерадиокомпания Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә, авыру балаларга ярдәм акциясен дәвам итә. Узган атнада без Рената Гинатуллинага булыштык. Бүген Яшел Үзәннән унөч яшьлек Илья Тарасовның тарихы. Бала хроник бөер авыруыннан интегә. Бөерне күчереп утыртканнан соң, аңа кыйммәтле дарулар кирәк булачак.
Илья Тарасов табиб тикшерүенә даими йөри, дарулар ала. Ул ике яшеннән бирле хроник бөер авыруыннан интегә. Гемодиализ ясыйлар, тик хәле яхшырмый. Җиде ел элек аңа бөер күчереп утыртканнар. Әнисе донор булган.
Илья Тарасов: «Мине авыр хәлдә алып киттеләр, тернәкләнеп килгәндә каршымда әнине күрдем.Табиб күп йөрергә кушты, аны тыңладым.»
Малайны Мәскәүдән алып кайтканда, хәле авыр иде, дип искә ала участок педиатры.
Педиатр Елена Пудовкина: «бала менә алты ел инде терапия курсларын уза. Шунсыз булмый. Өзлегүләр килеп чыкмасын өчен, даими дарулар куллана..
Илья җиденче сыйныфка укырга күчкән. Гемодиализ сәбәпле, малай үз яшьтәшләренә караганда кечерәк күренә. Табиблар дарулардан соң аларны куып җитәр дип өметләнә. Илья аралашучан, шат күңелле, китаплар укырга ярата. Киләчәктә табиб булырга хыяллана.
Илья Тарасов: «Минем хыялым — табиб булу. Авыру кешеләргә булышасым килә.»
Бавыр эшчәнлеген саклап калу өчен, Ильяга кыйммәтле дару кирәк. Бер елга җитәрлек препаратның бәясе — 840 мең сум чамасы. Гаиләдә бу кадәр акча юк. Без сезнең белән бергәләп ярдәм итә алабыз. 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып, СМС хәбәр җибәрергә мөмкин. Бер хәбәрнең бәясе-75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгьлүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Ралина Абрамова, Владимир Юрков.