Казанда төрле калдыкларны термик эшкәртү заводын июль аенда төзи башларга планлаштыралар. Хәзер мәйданчыкта әзерлек эшләре бара. Төзелешкә рөхсәт тиешле нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә бирелгән. Тулырак киләсе язмада.
Заводны төзегендә бары тик заманча, экологик яктан чиста ысуллар гына исәпкә алына. Барысы да белгечләр һәм киң җәмәгатьчелек контролендә. Төрле калдыкларны термик зарарсызландыру буенча заводны проектлаучыларгә, шулай ук аны төзүчеләргә таләпләр каты булды. Германия экспертлары видеоэлемтә аша Осиново бистәсендә булачак предприятиенең әйләнә — тирә мохитка, халыкның сшламәтлегенә зыян китермәячәге турында сөйләделәр.
Бу уңайдан «Татмедиа» агентлыгында узган брифинг журналистларда зур кызыксыну уятты.
Уолтер Гроц компания җитәкчесе:» бу завод халыкара стандартларга туры килә. Шундый заводны Германиядә дә төзеп булыр иде. Минем күп проектлар бар иде, аларның барысының да нигезендә шушы принциплар ята.»
Заводта газ чистарту фильтрлары биш елга исәпләнгән, аларны ярты ел саен тикшерәчәкләр.
Шулай ук көл һәм шлак эшкәртү технологияләре дә нәтиҗәле. Экологиягә зыян килми. Калдыклардан металлны бүлеп алгач, аларны төзелештә кулланачаклар. Көлне дә шунда ук зарарсызландырачаклар. Халыкара конкурста завод өчен кирәкле заманча технологияне сайлап алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков: «Кыска гына вакытта зур эш башкарылды. Барысы да объектив бәяләнде дип уйлыйм.»
Көн саен махсус автопоездларда заводка 1 тонна ярымга якын калдык китерергә планлаштыралар.
«РТ-Инвест» генераль директоры киңәшчесе Константин Диесперов: «калдыклар заводка китерелгәч, сортларга аерылачак. Аларның бер якынча утыз процентка якыны компостта эшкәртеләчәк.. Ә калганнарын утильләштерергә кирәк булачак.»
Ел саен калдыкларны термик зарарсызландыру заводына җитмеш ике миллион сум акча биреләчәк. Ә тулаем проект егерме биш миллиард сумга төшәчәк.
Татарстанда чүп-чар яндыру заводы нсалу планнары үзгәрмәде. Аны 2022 елга төзергә планлаштыралар. Төзелеш урынына килү юллары әзер инде. Хәзер әзерлек эшләре бара, ә июль аенда төп эшләр башланачак.
Кыска гына вакытта зур эш башкарылды. Барысы да объектив бәяләнде дип уйлыйм.
Көн саен махсус автопоездларда заводка 1 тонна ярымга якын калдык китерергә планлаштыралар., «РТ-Инвест» генераль директоры киңәшчесе Константин Диесперов: «калдыклар заводка китерелгәч, сортларга аерылачак. Аларның бер якынча утыз процентка якыны компостта эшкәртеләчәк. Ә калганнарын утильләштерергә кирәк булачак.»
Ел саен калдыкларны термик зарарсызландыру заводына җитмеш ике миллион сум акча биреләчәк. Ә тулаем проект егерме биш миллиард сумга төшәчәк.
Татарстанда чүп-чар яндыру заводын салу планнары үзгәрмәде. Аны 2022 елга төзергә планлаштыралар. Төзелеш урынына килү юллары әзер инде. Хәзер әзерлек эшләре бара, ә июль аенда төп эшләр башланачак.
Инна Данилова, Владимир Юрков.