Шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россиянең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм уңайлы шәһәр мохитын булдыру буенча дәүләт советының чираттагы утырышын уздырды.
Ул әлеге төркемне җитәкли. Төзелеш тармагын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Хөкүмәт икътисадны җанландыруның илкүләм планын булдыру өстендә актив эшләде. Татарстанга килгәндә, беренче өч ай нәтиҗәләре буенча, республика торакны файдалануга тапшыру буенча Россиядә дүртенче урында.