6 июньгә кадәр Казанда беренче «ПушкинФЕСТ» онлайн-фестивале узачак. Фестиваль тамашачыларын бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, Александр Пушкин исемендәге мәдәни үзәк эшчәнлеге турында видеосюжетлар, викториналар, мастер-класслар, «Живgo»Төркеме җырлары көтә. Моннан тыш, «Пушкинда кунакта» дигән виртуаль рәсемнәр күргәзмәсе, шулай ук «Пушкинның әкиятләрен укыйбыз» дигән балалар флешмобы да оештырылды. Трансляцияне сайтта һәм социаль челтәрләрдә карарга була.
Исегезгә төшерәбез, 6 июньдә Россиядә Пушкин көне һәм рус теле көне билгеләп үтелә