Буа шәһәрендә яшәүчеләрнең дача участоклары белән кызыксынуы бермә-бер арткан. Район җитәкчелеге “Сахарник” бакчачылык ширкәтендә булып, биредәге ташландык бакчаларның хәле белән танышты. Бүгенгесе көндә 600 бакчаның бары тик 50-60ында гына тормыш кайный. Еллар буе эшкәртелмәгән участокларны сатарга яисә аннан баш тартырга мөмкинме? Моның өчен кемгә һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? Киләсе материалда.
Васиннар гаиләсе әлеге бакчаны моннан 8 ел элек сатып ала.Ул вакытларда ут та, су да булмаган. Берничә ел элек электр чыбыкларын сузганнар. Суны үзләре казыткан коедан алалар. Коронавирус пандемиясе халыкны җирне яратырга өйрәтә, дип шаярта Светлана .
Зур юлдан кырыйда урнашкан кечкенә йортларның сирәгендә генә тормыш бар, яраксызга әйләнгәннәре күбрәк. Күпчелек участокларны чүп үләне, агач-куак баскан.
Дәүләт инспекторлары ел саен яз башында биредә булып, аларның кайсылары еллар дәвамында эшкәртелмәгәнлеген тикшерә.
Участок файдаланылмаган очракта район җир һәм мөлкәт палатасы тикшерү акты төзи һәм хуҗага предписание тапшыра. Тикшерү материаллары Росреестрга яисә “Россельхознадзор”га җибәреләчәк. Озак еллар эшкәртелмәгән җирләр хуҗалары административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Штраф суммасы 20 мең сумнан да ким булмаячак
Бүгенгә “Сахарник” коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәте юридик яктан рәсмиләштерелмәгән. Биредә ширкәт оештырып, аның өчен җаваплы кеше билгеләргә кирәк. Ә аның өчен билгеле бер сандагы кеше әгъза булып торырга тиеш. Шуңа күрә җитәкчелек халыкның активлыгын сорый. Шушы көннәрдә район җитәкчелеге белән тагын очрашу оештырырга җыена.
Ранис Әхмәтшин,Айрат Насруллов.