Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстанда «Кыр көне — 2020» күргәзмәсе узачак. Чара яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.
«Кыр көне — 2020» Лаеш районында ачык һавада узачак. Күргәзмә көзге, сабан культуралары чәчүдән башлап, аңа ел буена әзерлек тәҗрибәсенә багышланачак. Күргәзмәдә шулай ук «Үсемлекчелек», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Кече хуҗалыклар» һәм «Агросәнәгатьне цифрлаштыру» бүлекләре буенча авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы казанышлары күрсәтеләчәк.