17-нче июньдә Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Геройлар маршы» социаль-мәгариф проекты старт ала. Җәмәгать транспорты салоннарында, шәһәр урамнарында һәм тукталышларда исемнәре мәңгеләштерелгән сугыш геройлары турында аудио-язмалар яңгыраячак. Каһарманнар турындагы истәлекләрне 58 автобус, 4 трамвай һәм 10 троллейбус маршрутларында ишетергә мөмкин булачак.
Казанда сугышта катнашучыларның исемнәре белән 70-тән артык урам аталган, шулай да барлык казанлылар да геройларны белми. Әлеге проект өлкәннәргә дә,кече буын өчен дә файдалы булачак. Җиңүгә өлеш керткән сугыш каһарманнары һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары турында Казан университеты студентлары өч телдә — рус, татар һәм инглиз телләрендә сөйләячәк. Язмаларны 17-нче июньнән башлап ишетеп булачак.