Татарстан халыклары Дуслык йортында ТАССРның 100 еллыгына багышланган онлайн күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә төрле стильдә башкарылган җитмешкә якын эш тәкъдим ителгән. Барлык эшләр дә диярлек беренче тапкыр куела.
Күргәзмәдә Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзалары, Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Чувашстан, Башкортстаннан илледән артык рәссам катнаша. Күргәзмәнең видеопрезентациясен Татарстан халыклары Ассамблеясенең һәм Дуслык йортының Инстаграм һәм «Вконтакте» социаль челтәр битләрендә карарга мөмкин.