Республикада азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерү тәмамланып килә. Баулы районында печәнне беренче кат чабуга әзерләр. Районның 6 хуҗалыгы республика конкурсында җиңүгә дәгьва кыла. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы комиссиясе тикшерүләре шуны күрсәтте.
Баулы районының иң зур 6 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм агрофирмасы быел Татарстанда азык әзерләү техникасының әзерлеге буенча конкурста җиңеп чыгарга дәгьва кыла. Монда һәр нәрсәгә зур игьтибар. Чапкычлар, печән җыю һәм эскертләү агрегатлары, тракторлар барысы да яхшылап әзерләп куелган.
Комиссия рәисе Владимир Матяшин: «хуҗалыклар техниканы тырышып әзерләгәннәр. Үзйөрешле техника әзер. Хәзер силос чокырларын гына әзерләп бетерәсе калган.»
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗановның әйтүенчә, хәзер терлек азыгы әзерләү өчен иң уңайлы вакыт. Срокларны кулдан ычкындырырга ярамый.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов: «бүгенге көндә бөтен шартлар да бар, Ютазы, Бөгелмә районнарын да карадык. Люцернаны беренче кат чабарга була, биеклеге 40тан алып 45 см га кадәр, икенче тапкыр чабуга да өлгереп җитәргә тиеш.»
Баулы районы хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү өчен техника җитәрлек. Кайбер хуҗалыкларда силос чокырларын тәртипкә китерәсе, ваклау агрегатларын, чапкычлардагы пычакларны алыштырасы гына калган. Район хуҗалыкларында техник комплекс тулысынча яңартыла.
Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин: «Авыл хуҗалыгына ярдәм итү программалары өчен республикага һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Менә бер хуҗалыкта гына да махсус программа буенча К-700 тракторы сатып алынды, һәр хуҗалык тиешле дәрәҗәдә шушы программаларда катнаша. Техника сатып алу буенча менә дигән программалар эшли Барлык агрочраларны нәтиҗәле оештыруга мөмкинлекләр җитәрлек.»
«Николашкино» хуҗалыгында шушы көнәрдә терлек азыгы әзерләүгә керешәчәкләр.
Ләйсән Галимова, Артем Артемьев.