Түбән Кама районында быел авыл хуҗалыгы культуралары 42 мең гектардан артык мәйданда чәчелде. Тагын 10 мең гектарда көзге культуралар игелә. Механизаторлар язгы чәчүне кыска срокларда һәм сыйфатлы итеп башкарып чыга алды. Хәзер хуҗалыкларда төп игьтибар терлек азыгы әзерләүгә юнәлдерелә.
Альфред Нигъмәтҗанов люцерна дип аталган күпеллык үләннең өлгереп килүе турында сөйли — киләсе атнада аның беренче катын урып-җыю башланачак. Бу чор терлек азыгы әзерләү өчен иң кулай вакыт – хәзер аграрийларның төп көчләре сенаж салуга җәлеп ителәчәк.
Түбән Кама районында язгы чәчү кампаниясе тәмамланды. Быел авыл хуҗалыгы культуралары 52 мең гектардан артык мәйданда чәчелде, шуларның 10 меңнән артыгын көзге культуралар алып тора. Механизаторлар бик актив һәм тиешле дәрәҗәдә эшләделәр, бу чәчүне кыска вакытта төгәлләргә ярдәм итте
Чәчү кампаниясе тәмамланса да, кырлада эш дәвам итә – яхшы һава торышы да мул уңышка нигез булып тора.