Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Халыкара балаларны яклау көне белән котлады — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Төп яңалык

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Халыкара балаларны яклау көне белән котлады

01.06.2020
Татарстанда уку елы билгеләнгән срокларда төгәлләнәчәк

Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Халыкара балаларны яклау көне белән котлады. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Кадерле дуслар! 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне. Көтеп алынган җәй айлары әлеге матур бәйрәмнән башлана. Балаларыбызны, аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын, укытучыларын бәйрәм белән котлыйм! Халыкара балаларны яклау көне күпкырлы мәгънәгә ия. Ул балалар бәйрәме генә түгел. Бу көн безгә, өлкәннәргә, зур җаваплылык турында искә төшерә.

Новости СМИ2

Балаларыбыз турында кайгырту — җәмгыять иминлегенең төп һәм мөһим шарты. Без балаларыбызга игътибарлы булырга, аларда кешелеклелек һәм мөстәкыйльлек сыйфатлары, үз Ватаныбызга мәхәббәт хисе тәрбияләргә тиеш. Яшь буынны лаеклы үсеш шартлары, белем алу һәм шәхес буларак үсү өчен уңай җирлек белән тәэмин итүдә мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк.

Республикабызда балаларга белем бирүгә юнәлдерелгән күп кенә проектлар һәм программалар гамәлгә ашырыла, ял итү өчен шартлар тудырыла. Үз чиратында, Татарстан укучылары да төрле юнәлештәге бәйгеләрдә, олимпиадаларда, ярышларда һәм фестивальләрдә республикабызның данын лаеклы яклый.

Кадерле балалар, без сезнең белән горурланабыз! Акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез — безнең киләчәгебез, өметебез! Сәламәт, бәхетле булыгыз, теләкләрегез чынга ашсын, якыннарыгызның мәхәббәтен һәм дусларыгызның тугрылыгын тоеп яшәгез! Әти-әниләргә күбрәк куанычлы көннәр, ныклы сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, муллык, зур уңышлар телим.

Һәр йорт балалар көлгән тавыштан яңгырап, елмаюдан балкып торсын. Балаларыгызны саклагыз, аларны яклагыз һәм хөрмәт итегез! Кызганыч, барлык балалар да туган гаиләләрендә яшәү мөмкинлегенә ия түгел. Гомерен балалар белән эшләүгә багышлаган педагогларга, шулай ук сабыйларны тәрбиягә алган гаиләләргә аерым хөрмәт сүзләре җиткерәсе килә. Олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр, юмарт булганыгыз өчен рәхмәт сезгә», диелә котлауда.

Новости СМИ2

 

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Яңалыклар (10.02.20)

Яңалыклар (1.06.20)

Хәерле көн, Татарстан! (13.02.20)

Хәерле көн, Татарстан! (1.06.20)

Бүген 1 июнь халыкара балаларны яклау көне

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+