Читтән кайтартылган йөземгә караганда,үзебездә үскәненең тәме дә, сыйфаты да бер дә ким түгел. Бакчасы да ерак түгел. Кама Тамагына орынып тора. Быел мәйданнарны да бермә-бер арттырганнар. Яңа теплицалар төзелә. Өстәмә 5 мең куак утыртачаклар. Татарстан кырларында киң үсеш алган йөзем бакчасында без дә булып кайттык.Тулырак алдагы язмада.
Белеме буенча юрист, һөнәре белән бакчачылыкка кереп киткән Айрат бу эшкә моннан 5ел элек тотына. Ул чакта максатына ирешер дип берәү дә ышанмаган. Әтисе генә гел ярдәм итеп йөргән.Бер миллион ярымлык Президент Гранты ярап куйды ди Айрат.Былтыр рекордлы уңыш җыеп ала. Кайбер тәлгәшләрнең авырлыгы 2кг кадәр җитә. Быелгы сезонда эшне тагын да арттырганнар. 2 ярым гектарда 80 артык сортлы йөзем утыртылган.Күбесе ашар өчен.Шулай ук техник сортларга да игътибар биргәннәр
Йөземнең әлеге сортлары шәраб,сок ясар өчен тотылачак. Биредә бүген эшчеләр утыртылачак үсентеләргә оялар ясыйлар. 3гектар җирдә яңа теплица төзелеп килә.Киләсе елга 7 мең куактан уңыш алырга өметләнәләр.
Утыртырга үсентеләр җитмәү сәбәпле, аны үзләре үстерә башлаганнар.30артык төре исәпләнә.
Йөзем куаклары белән берртәттән Айрат кара бөрлегән дә утырткан.Аның биредә 10га якын сорты бар. Тәмнәре һәм зурлыклары, уңыш бирү ягыннан да алар бер-берсеннән нык аерыла икән.
Шулай ук викториянең иртә өлгерә торган сортларын утыртканнар.Ә инде яшь йөзем үсентеләрен май ахырында июнь башларында урамга утыртырга киңәш итә белгечләр. Узган ел Татарстанны шаккатырган йөзем үстерүче эшмәкәрнең планнары да, эшләре дә байтак әле.
Ранис Әхмәтшин, Ленар Әхмәтҗианов.