Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан федераль университетының Күзәтчелек советы рәисе итеп сайланды.
Әлеге карар, югары уку йортының Күзәтү советының онлайн — утырышында кабул ителде. Рөстәм Миңнеханов ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм КФУның алга таба үсешенә ярдәм итәчәгенә ышандырды. Совет әгъзалары агымдагы мәсьәләләрне һәм 2022 елга кадәр уку йортының финанс-хуҗалык эшчәнлеге планын карадылар.