ТАССР төзелүнең 100 еллыгы көнендә, башкалабызда вакыт капсуласы салынды. Тантана Казан мәдәният институты бинасы каршында узды. Капсула эчендә — флешкарт. Анда мәдәният институтының иҗат төркеме әзерләгән ретро-концерт программасы да бар. Шулай ук Идел буе федераль округында яшәүчеләрдән фото, видео һәм аудиоматериаллар. Тантананың ничек узуы турында киләсе репортажда.
Узганнан башка киләчәк юк-вакыт капсуласын саклаучы стеллага шулай дип язылган. Аны Казан мәдәният институты каршындагы мәйданга урнаштырдылар. Электрон чыганак –флешкартта -ТАССРның 100 еллыгына багышланган телевизион ретро-концерт программасы. Шулай ук бөтен Идел буе федераль округыннан социаль челтәрләр аша җибәрелгән иң яхшы сәнгать әсәрләре.
Вакыт капсуласын саклауга кую хокукын нәни балага ышанып тапшырдылар. Чөнки балалар безнең киләчәгебез, ата-бабаларының мирасын сакларга тиеш.
Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева: «Без теләгән мәгълүматны аларга тулысынча җиткерергә, аларга ишеттерергә тиеш. Без туплаган тәҗрибә белән уртаклаша алабыз. Сүз мәдәният турында бара, тупланган тәҗрибәбез – зур байлык.»
Тантана онлайн режимда Татарстаннан читтә дә трансляцияләнде.
Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева: «Студентлар бүген бездә турыдан-туры эфирда. Студентлар гына түгел. Ә Идел буе федераль округы, Россия Федерациясенең барлык мәдәният министрлары бүген безне туры эфирдан карый.
Вакыт капсуласын салу-бер генә акция түгел. Мондый флешкартларның саны тулыланып торачак. Татарстанның бай мәдәни мирасы яңа буыннарга тапшырылачак.»
Инна Данилова, Ленар Хәбибуллин.