«Татарстан»журналының ТАССРның 100 еллыгына багышланган саны укучыларга тарихи сәхифәләр тәкьдим итә. «Поколения — Буыннар» проекты республика халкының 10 буыны язмышына багышланган. Укчылар шулай ук бүләккә басманың архив номерын да алачак.
Яңа басманың битләрен актарганда, республика тарихына кереп чумасың. Һәр фотосүрәт, һәр мәгьлүмат 1920 елдан башлап буыннар тарихын чагылдыра. Республика юбилеена редакция шундый яңа проект әзерләгән.
«Татарстан» журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина: «бу сан дәреслек буларак түгел, ә конкрет кешеләр тарихы итеп кабул итәргә кирәк. ТАССР тарихы елъязмасының төрле еллардагы шаһитлары. Мәгълүматлар тарихны тудыручыларның үзләрннәне яки соңгы буыннар аша алынган.»
Журналның юбилей номеры республикабызның юлбашы нинди кешеләр белән бәйле булуы белән таныштыра. Әйтик, Максим Горький татар халкын ни өчен яраткан? Сталин Казан яшь тамашачылар театрына ничек булышкан яки сугыш елларында авиатөзүчеләр ничек итеп паркта агачлар утырткан. Тарих сәхифәләре күз алдында яңара.
“Татарстан”журналының коллекцион номерын сатып алганда, һәр укучыга 1925 елгы уникаль нөсхә дә биреләчәк. Бу республикада чыгарылган беренче журналларның берсе. Биредә җыелган барлык мәгълүматлар Татарстанның бер генә музеенда да юк.
Ул вакытта журнал «Причал» дигән исем белән басылган, республиканың төп яңалыклары шунда дөнья күргән. Республикабыз тарихы белән кызыксынучылар өчен ул бик тә кызыклы булачак.
Айнур Вәлиәхмәтов, Сергей Павлухин.