Мошенниклар үз корбаннарын балаларга пособие түләүләрен алучылар арасыннан да эзлиләр, махсус фейклы сайтлар булдыралар.
Татарстанда 3 яшькә кадәрле һәм 3тән 16 яшькә кадәр булган 770 меңнән артык бала Президент ярдәменә дәгъва кыла. Бу максатлар өчен Федераль бюджеттан ярдәмгә 8 млрд. ярым сум чамасы акча биреләчәк. Пенсия фондының республика бүлегендә гаризаларны рәсмиләштергәндә шәхси мәгълүматларны игътибар белән тутырырга кирәк, дип искә төшерәләр. Мошенниклар корбаны булмас өчен, гаризаларны дәүләт хезмәтләренең рәсми сайтында тутырырга тәкьдим итәләр.